Please enable pop-ups to start gallery viewer.

All Galleries ^


Tatarstan President Rustem Minnikhonov Australiada


Рөстәм Миңнеханов Австралиядәге татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты
27.09.2011
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов көньяк Австралиядәге татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Аделаида шәһәрендәге “Интерконтиненталь” отелендә узган очрашуда диаспора активистлары булган 100 дән артык кеше катнашты.
Австралиядәге татар җәмгыяте икенче Бөтендөнья сугышыннан соң формалаша башлый. Аңа 1945 елда Кытайның Маньчжурия провинциясеннән килгән татарлар нигез сала. Бүген Австралиядәге татар җәмгыятендә 500 дән артык кеше исәпләнә. Аларның күп өлеше илнең көньягында Аделаидада гомер кичерә. Күптән түгел Көньяк Австралия штаты Хөкүмәте дәрәҗәсендә татарларның әлеге кыйтгага килүенең юбилей датасы билгеләп үтелгән.
Биредәге татар җәмгыяте берничә оешмага берләшкән. Көньяк Австралия татарлары ассоциациясенә 1984 елда нигез салына. 1990 елда Көньяк Австралиянең татар-башкорт ассоциациясе рәсми теркәлү уза.
Бүгенге очрашуда Татарстан Президенты татар җәмгыяте вәкилләренә Казан, барлык татарлар исеменнән сәламнәр җиткереп, җылы кабул иткән өчен рәхмәт белдерде. Туган җиребездән шундый еракта да татар сөйләмен ишетү бик сөенечле, дип Рөстәм Миңнеханов милләттәшләребезгә үз халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калулары өчен рәхмәтен җиткерде.
Татарстан Президенты ерак кыйтгада гомер итүче милләттәшләребезгә аларны тарихи ватаннары белән элемтәдә тотуга, татар мәдәнияте белән таныштыруга исәпләнгән проектлар хакында сөйләде. “ТЯГ-Планета” иярчен каналы, мәсәлән, республикадан читтә яшәүче аудиториягә исәпләнгән. “Татар иле” социаль челтәренең татарча версиясе исә күбрәк читтәге яшьләр аудиториясенә йөз тота.
Очрашуда Татарстан кунаклары өчен хәзер биредә яшәүче милләттәшебез Зөлфия Камалова җыр башкарды. Ә балалар милли киемнәрдә татарча биеде.
Рөстәм Миңнеханов Австралиядәге татар җәмгыятенә татар телендәге караоке белән музыкаль үзәк бүләк итте. Моннан тыш, милләттәшләребезгә бүләккә Татарстаннан татар телен өйрәнү буенча дәреслекләр, махсус тегелгән татар милли киемнәре алып килгәннәр иде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Австралиядә татар диаспорасына нигез салучыларның берсе булган Сәгыйть һәм Лэйла Садриларга, татар-башкорт ассоциациясенең шәрәфле президенты Рөстәм Садрига, Австралия татар җәмгыятенең бертөркем активистларына ТР Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды. Очрашу соңында милли гимнга әйләнгән “И, туган тел” җырын башкардылар.
Татар ассоциациясенең шәрәфле президенты Рөстәм Садрига, татар-башкорт ассоциациясенең президенты Шукрат Валиффка, Австралия татар җәмгыятенең бертөркем активистларына: Зия Маски, Наилэ Ташкент и Мушарафф Валифф ТР Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.












"Thank you" award from the President









"Thank you" award to Zulia Kamalova

"Thank you" award to Musharaff Valiyff

"Thank you" award to Rustem Sadri

"Thank you" award to Ziya Maski






| Home | Site Map | Privacy Policy | Copyright & Disclaimer | Contact Us |

Copyright www.australiantatars.com. All Rights Reserved

www.australiantatars.com

www.australiantatars.com