Follow us on:

     youtube    vkontakte   
www.australiantatars.com

ALL ARTICLES

Читтә яшәүче милләттәшләргә без рәхмәтле һәм аларга ярдәм итәчәкбез – Рөстәм Миңнеханов

December 26, 2016

 

“Ана телеңнән оялырга ярамый”, - дип белдерде Татарстан Президенты.

 

Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез телне белү ягыннан безгә үрнәк булып тора – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында журналистлар белән традицион Яңа ел алды очрашуында “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе соравына җавабында шулай дип белдерде.

Гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашу, кичә Ту-154 очкычы белән булган фаҗигагә бәйле рәвештә, корбаннарны искә алу өчен бер минут тынлык белән башланды. Очрашуда, шулай ук, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Кая гына барсак та – Россия төбәкләреме ул, чит илләрме – татарлар белән һәрвакыт очрашабыз. Ялгышмасам, быел унике тапкыр очраштык. Бик җылы кабул итәләр. Сагынып, күрәселәре, сөйләшәселәре килеп тора. Без дә аларны күреп, ничектер бөтенләй үзгәрәбез. Менә карагыз, чит илдә яши торып, балалары беркайчан да татарлар арасында булмаса да, чип-чиста татарча сөйләшәләр”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Президент аларның телләрен, гореф-гадәтләрен саклау юнәлешендә эшләре сокланырлык булуын билгеләп узды. “Сабан туе үткәрүме, башка әйберләрме, милли ризыклар пешерүме – аларны бит беркем дә көчләп эшләтми. Алар үзләре бу әйберне кирәк дип саный. Әлбәттә, без аларга ярдәм күрсәтергә тиеш. Алар безгә үрнәк булып тора. Безнең монда Татарстанда яшәүчеләр арасында да татарча сөйләшә алмаучылар бар әле. Австралия, Кытай, Американы, Европаны карасак, бу кешеләр хезмәт хакы да алмый, ә һәрвакыт җыелыша. Алар өчен бу җан бәйрәме. Шуңа күрә без аларга бик рәхмәтле һәм аларга ярдәм итәчәкбез. Үз телеңне, ана телеңне белүнең нәрсә начарлыгы бар. Без моны барыбыз да аңларга тиеш. Өйрәнергә кирәк, оялырга ярамый. Күпме тел белгән саен, шулкадәр яхшырак”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

 

LATEST ARTICLES