Follow us on:

     youtube    vkontakte   
www.australiantatars.com

ALL ARTICLES

"Сәләт" яшьләре Австралиягә килде. Австралия яшьләре Казанга җыена

January 11, 2013

Татарстанның "Сәләт" хәрәкәте активистлары ике атнага Австралиягә килде. Алар 15 гыйнварга кадәр Австралиянең татар яшьләре белән төрле чаралар, кичәләр, укулар үткәрә. Җәен Австралия яшьләре Казанга юл тотарга җыена.

 

Татарстаннан бу кадәр зур төркемнең – 25 кеше, әле беркайчан да Австралиядә булганы юк иде. "Сәләт" активистларының ике атнага яшел кыйтгага килүен Көньяк Австралия татар җәмгыяте җитәкчеләреннән берсе Шөһрәт Вәли: "Безнең яшьләр өчен бу сәфәр бигрәк тә файдага булды, чөнки татарстаннар рухи байлыклар алып килде", дип белдерде.

"Сәләт" хәрәкәтенең бу чит илдәге беренче генә проекты түгел. "Ефәк канат" дип исемләнгән проект кысаларында сәлкешләр (алар үзләрен шулай атый, "сәләтле кешеләр" дигәнне аңлата – Н.А.) төрле илләргә барып анда җәйге мәктәпләр үткәрә. Шундый мәктәпләр Болгарстанның Несебр (2004), Чехиянең Прага (2007, 2008, 2010), Италиянең Римини (2011) шәһәрләрендә үтте. Менә, ниһаять, чират Австралиягә җитте.

2012 елның җәендә Шөһрәт Вәли Татарстанда булганда Казан федераль университеты галиме, "Сәләт" проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов белән очраша. Алар "Сәләт" яшьләренең Австралиягә сәфәре турында фикерләшәләр һәм менә алты ай эчендә әлеге проект тормышка да аша. "Бу ике якның да теләге белән тормышка ашкан зур проект. Безнекеләр яшьтәшләрен дүрт күз белән көтте. Башта бер-ике көн бераз оялып сөйләшергә тартынып йөргән иделәр, хәзер аерып алмас дуска әйләнделәр", ди Шөһрәт Вәли...

 

LATEST ARTICLES