Follow us on:

     youtube    vkontakte   
www.australiantatars.com

ALL ARTICLES

Аделаида татарлары Корбан гаетен яңартылган Милләт йортында укыды

October 21, 2013

Австралиянең Аделаида татарлары үз көчләре белән Милләт йортын төзекләндерде. Милләт йортының гыйбадәтханәсе Корбан бәйрәме уңаеннан ишекләрен ачты. Декабрь урталарында, Сабантуй бәйрәме уңаеннан Милләт йорты тулысынча ачылачак.

 

Казаннан Аделаидага имам булып килгән Булат Ишмөхәммәтов сүзләренчә, һәркем күңелен биреп Милләт йортын төзекләндерүдә катнашкан. Бу бинаның гыйбадәтханәсе эшли башлаган.

 

– Аделаида шәһәрендә яшәүче татарлар Корбан бәйрәмнәрен ничек үткәрде?

 

– Бәйрәмебез бик матур үтте, чөнки Ураза бәйрәменнән соң ук без бу бинада төзекләндерү эшләре башлаган идек. Татарларга бу йортны эшмәкәр, Көньяк Австралия татарлары ассоциациясе президенты Рөстәм Садри бирде. Башта миңа анда торырга рөхсәт иткән иде. Мин Рөстәм әфәндегә бу йортта бөтен дини һәм милли эшләрне алып барырга да урын җитәчәген белдердем. Бу бинада элекке елларда төрекләрнең гыйбадәтханәсе булган. Алар яңа бина сатып алып, анда мәчет ачкач, бу бина бушап калган була.

 

Бинада ике ай дәвамында бик зур эшләр барды. Эчтәге иске диварларны сүттек, алар урнына яңаларын ясадык. Тәхәрәтханәләрне зурайттык, яхшырттык, су килә торган торбаларны яңарттык. Саный китсәң, бик күп эшләр башкарылды....

 

LATEST ARTICLES